+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 декабрь 2022, 04:00

Чатлама суыклар килә!

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Чатлама суыклар килә!Чатлама суыклар килә!
Чатлама суыклар килә!

Башкортстанда кинәт башланган көчле салкыннар көтелә. Бу хакта “Башгидрометеорология” үзәге синоптиклары кисәтә. Билгеле булганча, төнлә республиканың кайбер районнарында һава температурасы 30 градуска кадәр төшәчәк.
Чәршәмбе, 21 декабрьдә, көндез бераз кар явуы мөмкин. Көньяк-көнчыгыш районнарда - явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы -11, -16 градус торачак.

22 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне урыны белән бераз кар, буран чыгуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил булачак. Төнлә һава температурасы -20,-25 градус, аязытканда -30 градуска кадәр суытачак, көндез -7,-12 градус салкын.

Фото: permv.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас