

Башкортстан Башлыгына АКШ, Канада, Бөекбритания тарафыннан шәхсән үзенә салынган санкцияләрнең республика икътисадына берничек тә йогынты ясамавын әйтте.
"Шәхси санкцияләр чит илләрдә акча счетлары, активлары, күчемсез милекләре булганнарга суга. Минем анда моңа охшаш бернәрсәм дә юк, шуңа күрә мин бу санкцияләргә ирония һәм гаҗәпләнү белән карыйм.
Күптән түгел генә без миңа каршы оештырылган чын мәгълүмати ялганны күзәттек. Мине АКШ санкцион исемлегенә керткәч, Украинаның махсус мәгълүмат операцияләре үзәгеннән "Радий Хәбиров санкция астына эләкте, һәм хәзер ул башкача яши башлаячак, аның барлык счетлары кулга алыначак", дигән мәгълүматны тарата башладылар. Анда да минем бернинди чит ил счетлары булмавын яхшы беләләр, ләкин кемдер бу сүзләргә ышана бит! Алар шуңа исәп тота да инде!
Тагын бер кабат шуны әйтәсем килә: мондый төрдәге һөҗүмнәргә мин ирония белән карыйм ", - диде Радий Хәбиров 2022 ел нәтиҗәләре буенча зур интервью вакытында.
Фото: bashinform.ru