+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 декабрь 2022, 13:01

Илле мең кешене бәйрәм белән котлыйбыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров энергетика системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Илле мең кешене бәйрәм белән котлыйбыз!Илле мең кешене бәйрәм белән котлыйбыз!
Илле мең кешене бәйрәм белән котлыйбыз!

"Башкортстанда энергетика өлкәсендә 25 меңнән артык кеше эшли, ә энергетикага турыдан-туры бәйле тармакларны исәпкә алып, 50 мең кеше, - диде ул. - Бу зур команданы Энергетиклар көне белән котлыйм!

Республиканың энергия системасы – илдә иң алга киткән системаларның берсе. Алга таба да куәтләрне арттырачакбыз, электр энергиясен өзлексез бирү турында кайгыртачакбыз, бу – безнең сәнәгатьнең үсеш нигезе, аның көндәшлеккә сәләтлелеге, кешеләрнең тормыш сыйфаты, өйләрендәге уңайлыклар. Безнең республиканың ышанычлы партнерларына – «Интер РАО» һәм «Система» корпорацияләренә республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм.

Планнар зур. Электр станцияләренең энергия җиһазларын модернизацияләячәкбез, яңа подстанцияләр һәм үзәкләр төзиячәкбез. Безгә Урал аръягын энергия белән тәэмин итү буенча масштаблы бурычларны хәл итәргә, гидроэнергетикада үсеш планнарын тиешле максатларга җиткерергә һәм башка бик күп эшләрне башкарырга кирәк.

Барлык энергетикларны да һөнәри бәйрәм белән! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас