

Быел Русия яхшы уңыш җыйды, шул исәптән республика да. Моңа авыл хуҗалыгын модернизацияләү нәтиҗәсендә ирешелде, дип саный Радий Хәбиров. 2019 елдан 2021 елга кадәр республика аграрийлары бик күп техника һәм җайланмалар сатып алды.
«Аграрийларга быел яхшы климат шартлары да ярдәм итте. Һәм без беркайчан да мондый күләмдә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алмадык, әлбәттә. Мөгаен, бу Мортаза Гобәйдуллович республикада МТСлар төзегән вакытта булгандыр. Яңа авыл хуҗалыгы техникасы чәчү эшләрен, урып-җыюны, башка агротехник эшләрне вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Күп очракта бу без аграрийларга яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга бүлеп бирә торган субсидияләр нәтиҗәсендә мөмкин булды, бу - зур акчалар.
5 миллион 200 мең тонна уңыш белән горурланырга мөмкин һәм кирәк. Әмма республика 4 миллион тонна уңышны теләсә нинди елда җыеп алырга тиеш. Исегезгә төшерәм, Башкортстанда иң зур уңыш 1986 елда - 5,6 миллион тонна җыелган иде. Без моңа якынлаштык, ләкин мин 6-7 миллион тонна да җыярга мөмкин дип саныйм», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров зур интервью вакытында.
Республика Башлыгы уңышны саклау һәм эшкәртү өчен комплекслар төзергә кирәк, дип ассызыклады. «Ашлыкны саклау һәм эшкәртү мөмкинлеге булган кешеләр күбрәк ота», - диде ул.
Фото: bashinform.ru