+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 декабрь 2022, 16:29

Юл-транспорт хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

Бүген, 23 декабрьдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев республиканың юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Юл-транспорт хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылдыЮл-транспорт хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды
Юл-транспорт хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы һәм эшкә җаваплы карашы республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең гражданнарның тормыш сыйфаты белән бәйле.

- Әлеге катлаулы вакытта сез бердәмлек күрсәтәсез, нәтиҗәдә, куелган максатларга һәм бурычларга ирешәсез. Киләсе ел - безнең өчен яңа проектлар һәм казанышлар елы! Темпларны киметмәгез, ә без, үз чиратыбызда, һәрьяклап ярдәм итәчәкбез, - дип мөрәҗәгать итте Алан Марзаев.

Премьер-министр ассызыклаганча, агымдагы елда республиканың Юл фонды акчалары күләме 42 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Бу төбәк һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын реконструкцияләү һәм төзү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирде: 33 километр озынлыктагы автомобиль юллары, 586 метр озынлыктагы 7 күпер һәм юлүткәргечләр, шулай ук 1 мең километрдан артык озынлыктагы автомобиль юллары төзекләндерелде.

Чараның ахырында Алан Марзаев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үзе исеменнән тармак хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас