

Максим Забелин белдерүенчә, лидер төбәк булу җиңел түгел. Куелган бурычларны үтәр өчен республика Хөкүмәтенә социаль-икътисади сәясәтне яңадан карарга һәм, икътисади үсеш динамикасын саклап, баланс табарга туры килде. Яздан Башкортстан ЛХР һәм ДХРга инфраструктураны тергезү ниятеннән гуманитар ярдәм җибәрә башлады. Өстәвенә, волонтер табибларның эшен оештыра, даими рәвештә безнең бригадалар андагы табибларга ярдәмгә җибәрелә.
Ирекле ике батальон формалаштырылды. Ә узган атнада хәрби операция зонасына Салават Юлаев исемендәге өченче батальон озатылды. Өлешчә мобилизация процессы нәтиҗәле узсын өчен Оборона министрлыгы белән тыгыз элемтә оештырылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре реестры булдырылды. Алар өчен республика Башлыгы 30дан артык икътисади һәм социаль ярдәм чараларын кертте.
"Яңа сынаулар илдәге хәлгә йогынты ясады. Вакыт шуны күрсәтә: республика аларны уңышлы хәл итә", - дип яза Максим Забелин.