

Денис Мантуров сәнәгать буенча Координация советы утырышында катнашачак. Чара "Торатау" Конгресс-холлы мәйданында Русия төбәкләренең 70ләп сәнәгать министрын җыячак. Визит кысаларында вице-премьер шулай ук республика предприятиеләрендә булачак һәм Уфаның төрле мәйданчыкларында яңа җитештерү куәтләрен ачуда катнашачак.
∗∗∗
Алга таба Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында булдылар. Биредә алар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге скульптура быел Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе вәкилләренә һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык яугирләргә багышланган. Ә 20 декабрьдә Уфаның Совет мәйданыннан махсус хәрби операция территориясенә башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев исемен йөртүче 3нче Башкортстан батальоны юл алды.
∗∗∗
Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская федераль министрга "Инцидент менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре", "Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформалары хакында сөйләде. Ә республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев һәм тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева кунакка профильле мәгълүмат панельләренең эш принцибын күрсәттеләр.
Денис Мантуров төбәкне үстерү өчен ЦУР эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Үзәкнең эш нәтиҗәләре белән танышуыма бик шатмын. Мөһим бурыч - төбәкнең һәр кешесен ишетү, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең төп асылы - халкыбызның уңайлы тормышын тәэмин итү. Һәм Башкортстан Республикасы мисалы бу җәһәттән бик уңышлы, дип исәплим, - диде Денис Мантуров.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, Үзәкне булдыруның төп максаты кешеләрне ул вакытта яңа төр авыру - коронавирус белән ялгыз калдырмау булды.
- Беренче этапта без 100 операторны чакырдык. Бу вакытта кешеләр паникага бирелде. Ә монда шалтыратып, алар тиешле ярдәм алды. Белгечләр, шалтыратуларга җавап биреп кенә калмыйча, җентекле консультацияләр дә бирде, - диде Радий Хәбиров.
∗∗∗
Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында “Фармстандарт-УфаВИТА” предприятиесенең яңа цехы эшенә старт бирделәр. Бәясе 1,6 миллиард сум булган инновацион җитештерү комплексы "Фактор свёртывания крови VIII" препаратын чыгарачак. Линиянең куәте - елына 500 мең бөртек препарат. Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, мондый зур куәтле линия безнең илдә беренче тапкыр ачыла. Элек Русия базарында мондый препаратның чит ил аналоглары гына сатыла иде.
- Бүген " Фармстандарт" җитештерүне арттыруда тагын бер адым ясый. Катлаулы пандемия чорында әлеге мәйданчык "Спутник" вакциналары һәм коронавирустан препаратлар чыгару буенча төп мәйданчык булды. Гомумән алганда, предприятие тармак өчен зур әһәмияткә ия. Ел саен биредә 200 миллионнан данәдән артык 230дан артык төр препарат җитештерелә. Аларның яртысы диярлек мөһим дару препаратлары исемлегендә. Хәзер әлеге исемлеккә "Фактор свёртывания крови VIII" препараты өстәлә. Мондый дарулар донор плазмасы нигезендә гомерләрне саклап калырга һәм иммунитетны арттырырга ярдәм итә, шуңа күрә Русиядә кан препаратлары җитештерү – фармацевтика өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсе, - дип белдерде Денис Мантуров.
Башкортстан Башлыгы Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм компания коллективына җитештерүнең мөһим юнәлешен үстерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
- Без республикада яңа производстволар ачуга һәрвакыт шат. Бүген “Фармстандарт-УфаВИТА” предприятиесе Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән үсә. Хөрмәтле Денис Валентинович, Сезгә бу ярдәмегез өчен рәхмәт. Мин шулай ук компания коллективына бик рәхмәтле. Яңа линияне ачу - Яңа елга һәркем өчен яхшы бүләк, - диде Радий Хәбиров.
"Фармстандарт" компаниясе генеральный директоры Григорий Потапов та Уфада тормышка ашырылган проектның әһәмиятен югары бәяләде.
∗∗∗
Соңрак "Торатау" Конгресс-холлында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәнәгать буенча координацион совет утырышын үткәрделәр. Эш башланыр алдыннан алар республиканың сәнәгать потенциалы экспозициясе белән танышты.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев төбәктә индустриаль һәм технопарклар үсешенә зур игътибар бирелүе хакында сөйләде.
Тармакның гомум инвестицияләр күләме 44 миллиард сумнан арткан. Моннан тыш, республикада 5 сәнәгать кластерын үстерү өстендә актив эш бара. Аларның дүртесе (мебель, авиация, машина төзелеше һәм сәнәгать) Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелгән инде.
Денис Мантуров чит илләр белән актив эшләүче Башкортстан предприятиеләре продукциясе белән танышты.
Алга таба Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында "ПромЦентр" индустриаль паркы территориясендә 10,5 мең квадрат метр мәйданлы яңа бинаны ачуда катнаштылар.
- Күпсанлы сәнәгать һәм индустриаль парклар республиканың эре бизнесы һәм эшкуарларының яңа производстволар һәм проектлар ачарга әзерлеген күрсәтә. Әлеге сектор бүген бик тиз үсешә. Резидентларга билгеләнгән планнарын гамәлгә ашыруда уңышлар телим, - диде Денис Мантуров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә республиканың икътисад үсешенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Индустриаль һәм технопаркларны үстерү - сәнәгать сәясәтенең мөһим юнәлеше. Республикада яңа җитештерү мәйданчыкларына ихтыяҗ зур, без аларны төзүне дәвам итәчәкбез. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сәнәгать паркларына ярдәм итү системасы өчен рәхмәт. Аларның кайберләре буенча без шактый сизелерлек ярдәм алдык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
∗∗∗
Сәнәгать буенча координацион совет утырышының темасы "Сәнәгать экспортына ярдәм итү системасын трансформацияләү һәм яңа чынбарлыкта өстенлекле импортны тәэмин итү чаралары" дип аталды.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, өстенлекле импорт та тергезелә. Алар финанс һәм финанс булмаган инструментларны, таможня-тариф системасын җайга салуны үз эченә ала.
Утырышта катнашучылар экспортны үстерү, импорт продукциясен кертү процедураларын гадиләштерү, халыкара транспорт-логистика коридорларын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзәк министрлыгының төбәк икътисадын үстерүдәге ярдәмен ассызыклады.
- Республика өчен Сәнәгать буенча координацион советны Уфада кабул итү - югары мәртәбә. Хәзерге шартларда без элек җитәрлек игътибар бирмәгән яңа илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салабыз. Бу ил һәм аның төбәкләре өчен зур мөмкинлекләр ача, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Чара азагында Денис Мантуров төбәкләрнең тармак министрларына ведомство бүләкләрен тапшырды. Башкортстанның сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров Денис Мантуровны "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләде.
∗∗∗
Сәнәгать буенча координацион совет утырышы нәтиҗәләре хакында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Сорауларның берсе Башкортстанның сәнәгать потенциалы белән бәйле булды. Денис Мантуров сүзләренчә, төбәктә сәнәгатьнең барлык юнәлешләре диярлек тәкъдим ителгән: металлургия, химия предприятиеләре, авиация индустриясе – вертолетлар, пилотсыз авиация, авиадвигательләр. Перспектив тармаклар арасында фармацевтика һәм җиңел сәнәгать бар. Республика аларны актив үстерә. Киләчәктә Башкортстан территориясендә башка инновацион юнәлешләр дә киң күрсәтелер.
- Республика үсә, сәнәгать тотрыклы эшли. Без федераль ярдәм чараларын актив кулланабыз һәм Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләгән барлык институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. Моның өчен Сезгә, Денис Валентинович, командагызга зур рәхмәт, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Алдагы сорау экспорт һәм импортка кагылды. Денис Мантуров белдергәнчә, экспорт һәм импорт узган елгы дәрәҗәдә диярлек сакланган. Икенче кварталның беренче айларында, импортның кискен кимүе булганда, бу экспорт-импорт операцияләрендә билгеле бер дисбаланс буларак чагылды. Ләкин барысы да акрынлап тергезелә. Экспортерлар эшчәнлекне дустанә булмаган дәүләтләрдән, Көнбатыштан Көнчыгышка, Африка, Азия, Латин Америкасы илләренә күчерә. Шул ук хәл импорт буенча бара. Вакытында кабул ителгән барлык чаралар да нәтиҗә бирде.
Санкцияләр турында да сораулар яңгырады. Радий Хәбиров ассызыклаганча, хәзер республика үзе белән эшләргә теләүче дәүләтләргә игътибар итә. Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең кайберләре сәнәгатьне актив үстерә. Әлбәттә, Беларусь безнең республика өчен аеруча кызыклы. Анда Башкортстан вәкиллеге ачылды, уртак проектлар бар. Беларусь - республиканың мөһим һәм төп партнерларының берсе.
Фото: rg.ru, glavarb.ru