+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2022, 10:00

Бакчаларга илтүче юлларның торышы ничек?

Алдагы елда да бу җәһәттән эшләр дәвам итәчәк.

Бакчаларга илтүче юлларның торышы ничек?Бакчаларга илтүче юлларның торышы ничек?
Бакчаларга илтүче юлларның торышы ничек?

"Быел без үзебезне борчыган бик күп сорауларга игътибар иттек. Бакчачылык ширкәтләренә кадәр керү юлларын, электр һәм эчке инфраструктураны ремонтлау эше оештырылды. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 116 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Эшне республиканың СНТ ярдәмендә комиссияләр төзелгән муниципаль берәмлекләре белән берлектә уздырдылар.

Бүген 1600 километр юлның якынча 20 проценты гына (яки 290 км) милекчегә ия, шуның 290 километры - муниципаль милектә.

Быел бакчачылык ширкәтләренә кадәр керү юлларын ремонтлауга муниципаль берәмлекләргә территориаль заказ кысаларында 66,6 миллион сум бүлеп бирелгән.
Бу 10 юлны төзекләндерергә ярдәм итте.
Уфа, Иглин һәм Чишмә районнарында - 31 чакрым, алар 79 бакчага керү мөмкинлеген тәэмин итә. Барлык планлаштарылган эшләр төгәлләнде.
Бакчачылар өчен бу ярдәм итү юнәлеше бик кирәкле.
Муниципалитет башлыкларыннан бакчага илтүче хуҗасыз юлларны муниципаль милеккә күчерү эшен оештыруны сорыйм. Гыйнвар ахырына кадәр 2023 елда ремонт таләп итә торган юллар исемлеген формалаштырырга. Шул ук вакытта проект-смета документациясен һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм барышын контрольдә тотуга җаваплырак карарга кирәк", - диде бүген оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл ххуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Фото: kubnews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас