

Үз чыгышын республика җитәкчесе барлык коткаручыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән башлады. Тантанада катнашучылар Гиннесс рекордлар китабына кергән коткару операциясенең оештырылуы хакында видеоролик карады. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, барлык каһарманнар да бүген шәхсән үзе бүләкне алалмый.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, без бөтен республика белән хәрби хезмәткәрләребезне кайгыртабыз, тизрәк өйгә исән-имин кайтуын телибез. Республика шулай ук яңа Русия төбәкләренә даими ярдәм күрсәтә: гуманитар йөк белән колонналар җибәрә.
- Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез һәм Яңа ел белән тагын бер кат чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек телим! Сез республикабызда яшәүче барлык кешеләр өчен бик мөһим эш башкарасыз. Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, Яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәлләр азрак булсын, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru