+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 декабрь 2022, 07:34

“Роснефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!

“Ветераннарга – йөрәк җылысы” – сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, “Башнефть” компаниясенең элекке хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән социаль әһәмиятле проект.

“Роснефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!“Роснефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!
“Роснефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!
Һәр хезмәт кешесе инде хаклы ялга чыккач та үзенең эш урынын, коллегаларын сагынып яши. Чыннан да, дистә еллар буе компаниянең үсешенә көч салган, бергә эшләгән хезмәт­кәр­ләр белән гомереңнең иң матур чагын үткәргән еллар хәтердән җуела аламы соң?! Нәкъ шу­шы үзенчәлекне күздә тотып, “Роснефть” компаниясе структурасына керүче ”Башнефть” компаниясе елына ике тапкыр — 9 Май һәм Яңа ел алдыннан хаклы ялдагы хезмәткәр-ләрен хөрмәтли, аларга бүләкләр ясый.

“Башнефть” җәмгыятенең волонтерлык хәрәкәте 2011 елның 22 июнендә – Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөек Ватан сугышы яугирләренең җирләнгән урыннарына чыккач, анда каберләрнең коймаларын буяу, артык үсеп киткән үләннәрне чабу, чәчәкләр утырту чарасында катнашканда барлыкка килде. Нәкъ менә шул вакытта, компаниянең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре гомум бер уртак эш өстендә берләшкән вакытта, күпләрнең игелекле эшләрне дәвам итәргә теләге туды.
Бер ел үтүгә, 2012 елда, “Мәрхәмәтле йөрәкләр” корпоратив волонтерлык хәрәкәте флагы астында беренче акция – “Кыш Бабай бүләге” старт алды, анда “Башнефть”нең хезмәткәрләре бүген дә катнаша. Меңләгән хезмәткәр приютлардан, балалар йортларыннан, социаль-тернәкләндерү үзәкләреннән берничә йөз баланы бүләкләр белән тәэмин итә.
Волонтерлар, балаларга һәм ветераннарга ярдәм итүдән тыш, экологик һәм спорт юнәлешендәге проектларда, шулай ук донорлык проектларында да катнаша.
Кыш бабай бүләге – “Безнең йөрәк җылысы”ның иң колачлы акцияләренең берсе, аның кысаларында гомум җыемнар белән ветераннарның, шефлыкка алынган балалар учреждениеләрендәге сабыйларның хыялларын һәм теләкләрен Яңа ел алдыннан тормышка ашыралар.
– Быел бу акциядә компаниянең 50 волонтеры актив катнаша. Өлкән дусларыбыз безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Волонтер булу — зур вазыйфа һәм җаваплылык. Без үзебезнең компанияне аякка бастырган өлкән хезмәткәрләребезгә тиешле игътибар күрсәтергә тиеш. Бүген шундый зур нәтиҗәләргә ирешкән компаниядә эшләгәнебез өчен без аларга рәхмәтле. Кешеләргә ярдәм итәргә теләү, изгелек башкарырга омтылу мине волонтер булырга этәрде. Балаларның, өлкәннәрнең йөзендә шатлык күрү күңелдә кабатланмаслык тәэссоратлар уята, — ди волонтер Элина Гаврилова.
Волонтерлар билгеләвенчә, мондый очрашулар, чыннан да, бик җылы, җанлы үтә. Ветераннар сугыш кырында, тылда булган хәлләрне, арытаба “Башнефть” компаниясенең ничек аякка басуын сөйләргә ярата. Ветераннар өчен, бүләкләрдән дә бигрәк, аларга күрсәтелгән игътибар, берничә минут кына булса да яшь коллегалары белән аралашу мөһим.
Бу көнне волонтерлар Бөре шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Бугреев йортына килде. Гомеренең 35 елдан артык вакытын ул “Башнефть” оешмасына багышлаган. Шофер булып хезмәт юлын башлый, тампонаж машинасына күчә, аннан егерме ел “МАЗ-500” машинасында эшли. Хезмәтенә күрә хөрмәте – Павел Ефимовичның олы бер папка Мактау грамоталары бар, күкрәген орден-медальләр бизи.
– 1944 елда сугышка алдылар. Мин укчылар полкына эләктем. 320 кешелек землянкаларда яшәдек. Җиңү көне бүгенгедәй хәтеремдә, балалар кебек хәтта мендәрләр ыргытышып уйнадык, сөендек, шатландык. Икенче көнне автобуска утыртып, безне Монголиягә алып киттеләр. Шулай без Маньчжурия чигенә кадәр барып җиттек. Иң беренче хәрби медалем – “Японияне җиңгән өчен”. Аңа тыныч тормышта фидакарь хезмәт өчен бирелгәннәре өстәлде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ветеран.
“Уфаоргсинтез” ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Евгений Шерстобитов та шушы көннәрдә волонтерларны каршы алды. Өлкән яшенә карамастан, Евгений Павлович актив тормыш рәвеше алып бара, заводтагы яңалыклар белән кызыксынып тора.
– Кыска вакыт эчендә этил спирты җитештерү технологиясендә иң җаваплы участокта пирогаз компрессорлары машинисты белгечлеген үзләштердем. Мин эшләгән бригада партия, дәүләт, Хөкүмәт җиткергән планнарны барысыннан да алда беренчеләрдән булып үти иде , – дип хәтерли ветеран.
Хезмәт Героеның Башкортстан икътисадының нефть химиясе тармагы үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Заводның иң яхшы рационализаторларының берсе буларак, Евгений Павлович нәтиҗәдә предприятие өчен икътисади табыш биргән берничә яңа тәкъдим кертә.
Бишьеллык планнарын вакытыннан алда һәм арттырып үтәүдәге казанышлары, нефть химиясе продукциясен планнан тыш җитештерү буенча социалистик йөкләмәләрне иң югары күрсәткечләр белән башкарып чыкканы өчен СССР Югары Советы Президиумы указы белән Евгений Павловичка “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Моннан тыш та аның бүләкләре бихисап, ләкин төп байлыгым – балаларым, оныкларым, туганнарым һәм хезмәт коллективым, – ди ветеран.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: узган елда “Башнефть” акционерлар җәмгыяте Русия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан #МыВместе” Гомумрусия үзара ярдәм акциясен оештыруга риясыз өлеш керткән өчен” медаленә лаек булды.
Ничек кенә булмасын, волонтерлар ветераннарда бәйрәм кәефе тудыра. Чыннан да, элегрәк кайда эшләгәнлекләренә карамастан, ветераннарга карата игътибар, хөрмәт һәркем күңелендә яшәргә тиеш.

Лилия ГАЛИНА.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас