+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 декабрь 2022, 07:27

“Сабыйларның балачагын урларга ярамый!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

“Сабыйларның балачагын урларга ярамый!”“Сабыйларның балачагын урларга ярамый!”
“Сабыйларның балачагын урларга ярамый!”
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Анда халыктан социаль челтәрләргә килгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясалды, төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл һәм вирус таралуга каршы көрәш чаралары тикшерелде. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкта, юлларда һәм республика территориясендә булган гадәттән тыш хәлләрне карадылар. Киңәшмәдә, шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәре чорында медицина учреждениеләре, коммуналь һәм юл хезмәтләре, җәмәгать транспорты эшен оештыру турында фикер алыштылар. Моннан тыш, мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр мәсьәләсен карадылар.

Оператив киңәшмәдә Русия Милли гвардиясе гаскәрләре белән элемтә буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп Артур Юмагуҗин билгеләнде. Бу хакта ЦУРдагы оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аннары ул Бөредә туган Русия Герое Борис Дудкога генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, 33 яшьлек Борис Дудко Русия Президенты Владимир Путин кулыннан Зур Кремль сараеның Георгий залында югары дәүләт бүләген алды.
ВДВ гвардия десант-штурм дивизиясенең аерым танк батальоны командиры урынбасары бүләкне алырга үзенең әтисе, хатыны Гөлнара һәм ике баласы белән килгән иде.
“Мондый кешеләр – илебезнең, республикабызның даны. Илебезне саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, лаеклы улларын тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт. Гөлнара, Сез – офицерның авыр язмышын уртаклашкан гүзәл зат, сезгә тынычлык һәм сәламәтлек телим”, – диде Радий Хәбиров.
Борис Дудко җавап сүзендә төбәк Башлыгына югары бүләк өчен рәхмәт белдерде.
– Безнең республика үзенең каһарманнары һәм лаеклы кеше­ләре белән дан тота, – диде ул.
Киңәшмәдә соңгы атнада халыктан килгән сорауларга да нәтиҗә ясалды. Республикада яшәүчеләрне юллар торышы борчый. Аерым алганда, юлларны кардан чистарту. Шуның аркасында юллар ябылу очраклары булган. Торак-коммуналь хуҗалык эшчән­леге буенча да сораулар күп килгән.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әлеге вакытта коронавируска бәйле хәл турында сөйләде. Соңгы 7 көндә авыру очраклары арткан. Радий Хәбиров әлеге хәлгә аерым игътибар бирүне сорады.
Башкортстанда бу ел башыннан юлларда 400 кеше һәлак булды, дип хәбәр итте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
– 400 – бик зур сан. “Росавтодор” белән уртак тырышлык нәтиҗә­сендә без федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүенә ирештек. Күпчелек кеше төбәк һәм урындагы юлларда һәлак булган. Киләсе елга моның белән нәрсә эшләргә кирәклеген уйларга кирәк. 400 кеше... Бу – бер авыл халкы юкка чыккан дигән сүз, – дип белдерде республика Башлыгы.
Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәм­нәренә дәваханәләрнең, торак-коммуналь хуҗалыкның ничек эш­ләячәге, бәйрәм көннәрендә пассажир автобусларының ничек йөрүе турында да докладлар яңгырады.
– Узып баручы елда без бик зур нәтиҗәләргә ирештек. Республика үсә, ил күләмендә абруй яулый. Әмма киләсе ел җиңел булачак дип ышандыра алмыйм. Безгә бердәм булып, башка авырлыкларны да җиңәргә кирәк булачак. Яңа ел бәйрәмнәрен дә тыйнак кына итеп үткәрүне сорыйм. Әмма балаларның балачагын урламыйк. Аларның бәйрәм кәефен бернинди санкцияләр дә, башкалар да бозарга тиеш түгел. Аларда шатлык кәефе булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров һәм быелгы ел нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас