+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2022, 11:30

“Без сыйфат белән аерылабыз”

Бездә җитештерелгән товарны чит илләрдә да таныйлар.

“Без сыйфат белән аерылабыз”“Без сыйфат белән аерылабыз”
“Без сыйфат белән аерылабыз”

“Экспортка озатылган товар җитештерү күләме быелгы ун айда, былтыргы шул ук чордагы белән чагыштырганда, 15 процентҡа артты, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. – Бу очракта шунысы әһәмиятле: экспортның тулаем күләмендә чималга бәйле булмаган продукция өлеше 60 процент тәшкил итә. Бу күрсәткечкә ике ел элек үк ирешкән идек, ләкин быел ул хак ягыннан үзгәреш кичерде: 2020 елда чималга бәйле булмаган товарлар экспортның гомум өлешендәге бәя сумманың 30 процентын алып торса, хәзер – 50 процент”.

Министрлыкның Экспортка булышлык итү үзәге чит илләргә товар сату белән шөгыльләнүче, яки шул максатка омтылучы предприятиеләргә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына даими ярдәм күрсәтә: чит ил компанияләре белән эшләргә өйрәтә, юридик ярдәм күрсәтә, сәфәргә җыенганда тәрҗемәчеләр белән тәэмин итә һәм башкалар.

“Кайвакыт эшкуардан: “Экспорт безгә кызык түгел – катлаулы логистика, ташу һәм барган җирдә урнаштыру кыенлыгы, таныш булмаган җирдә сатып алучы сәүдә оешмаларын табу авырлыгы куркыта...” – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Андый чакта эшкуарны үзебезнең уку курсларына чакырабыз. Алар анда кайсы базарга эшләргә, ничек сөйләшүләр алып барырга өйрәнә. Соңрак алар килеп үзләренең ниндидер ирешелгән нәтиҗәләрен сөйли. Менә шунысы барыннан да өстен,” – ди Маргарита Болычева.

Соңгы елларда чит илләрдә Башкортстанның сәүдә вәкиллекләрен ачу буенча да зур эш башкарыла. Әле биш илдә – Казахстанда, Үзбәкстанда, Төркиядә, Белоруссиядә, Кытайда шундый вәкиллекләр эшләп килә. Шунысы да мөһим: 2024 елга кадәр Башкортстан тагын сигез илдә сәүдә вәкиллекләре ачарга җыена.

Безнең республика чит илләргә, нигездә, нинди товарлар озата? Министр шундый әйберләр рәтендә машина эшләү предприятиеләренең продукциясен, башкорт балын, кием-салымны, азык-төлек төрләрен, пластик әйберләрне атап үтте.

- Шунысын да игътибарга аласым килә: чит илләрдә “башкорт балы” дигән язу белән төрле бал сатыла. Билгеле, алар башка илләрдә җитештерелә һәм аның сыйфаты күпкә түбән. Безгә шушы мәсьәләләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас