+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2022, 15:20

ЛХРда Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәп эшен дәвам итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәрендәге Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче 22нче урта мәктәптә булды.

ЛХРда Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәп эшен дәвам итәЛХРда Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәп эшен дәвам итә
ЛХРда Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәп эшен дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның җәендә Башкортстан төзүчеләре Радий Хәбиров инициативасы белән мәктәп бинасын ремонтладылар. 1 сентябрьгә мәктәпнең фасады һәм эче яңартылды. Республика шулай ук уку өчен җиһазлар сатып алуда ярдәм итте.

Регион җитәкчесе мәктәп биналарын карады һәм башкарылган эшләрнең яхшы сыйфатын билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы шулай ук укытучылар һәм укучылар белән аралашты, аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан ЛХР уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итәргә, тәҗрибә уртаклашырга һәм балаларны һәм яшүсмерләрне ял итү һәм сәламәтләндерү өчен Башкортстанда кабул итәргә әзер.

- Укучылар, без сезне һәрчак көтеп калабыз. Сезнең белән укыту методикалары алмашырга, төрле фәннәрне укытуны оештыруда ярдәм итәргә әзербез. Башкортстан Мәгариф министрлыгы мондый йөкләмә алды инде. Безнең республикада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яхшы югары уку йортлары бар. Моннан тыш, узган җәйдә бездә ЛХРдан 1,5 мең бала ял итте. Без бу эшне дәвам итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас