

Төбәк җитәкчесе безнең хезмәткәрләргә чираттагы гуманитар йөкне һәм, барыннан да бигрәк, иң кыйммәтле әйберләрне: өйдән килгән хатларны, туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкаларны тапшырды. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары белән танышты, шулай ук сугышчыларга генерал Шәйморатов орденын һәм рәхмәт сүзләрен тапшырды.
- Бөтен республикадан зур хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Без сезнең өчен бик борчылабыз һәм һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Бүген Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без сезнең ничек яшәвегезне, үтенечләрегезне тыңларга, сезгә һәм гаиләләрегезгә кирәкле ярдәм күрсәтергә килдек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Аралашу вакытында Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон командиры Радий Хәбировка бөтен шәхси состав исемнәре язылган подразделение флагын тапшырды.
“Боевое братство” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Шаһиморатов фикеренчә, сугышчылар өчен иң беренче чиратта әхлакый һәм психологик ярдәм мөһим.
"Радий Фәрит улы - чын мәгънәсендә лидер! Яңа ел алдыннан хәрби хезмәткәрләребез белән күреште һәм аралашты, аларның ихтыяҗларын белде, бөтен тәэминат һәм ярдәм чылбырын оештырды", - дип шәрехләде Халык фронтының төбәк штабы әгъзасы Надежда Крылова.
Донбасска эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилин дә белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре һәм юнәлешләре буенча фикер алышты. Башкортстан Башлыгы Русия регионы буларак Донецк Халык Республикасы белән килешүдә хезмәттәшлекнең өстенлекләрен ныгытырга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан белән ДХР арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы килешүне 2022 елның 20 мартында республикалар җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин имзалады. Бу документ нигезендә сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне ныгыту, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне арттыру төп эш юнәлешләре булып тора.
Фото: bashinform.ru