+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 декабрь 2022, 06:26

Уфада Яңа ел бәйрәмнәренә рәхим итегез!

"Башкортстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте чираттагы тапкыр башкалада "Терра зима 2023" Яңа ел каникуллары фестивален оештыра.

Уфада Яңа ел бәйрәмнәренә рәхим итегез!Уфада Яңа ел бәйрәмнәренә рәхим итегез!
Уфада Яңа ел бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Фестиваль 31 декабрьдә 22:00 сәгатьтә "Кәрвансарай" сәүдә йорты янында концерт белән башлана. Урындагы халык һәм кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән: артистлар чыгышлары, Кыш бабайдан һәм Карсылудан котлаулар, шулай ук саф һавада интерактив уеннар. Чара 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

2023 елның 1 гыйнвары
"Вәгъдәләр йөгерүе"

Башлана 12.00 сәгатьтә. " Кәрвансарай" сәүдә йорты мәйданындагы сәхнә. Коммунистик урамы ягыннан керрегә кирәк булачак.

Традиция буенча елның беренче көне "Вәгъдәләр йөгерүе"нән башланачак. Бу көнне бөтен дөнья буйлап кешеләр бер елга алга вәгъдәләр бирә һәм үз максатларына ирешү өчен йөгерә. Уфада «Вәгъдәләр йөгерүе» кунак сарае ихатасы территориясендә 12:00 сәгатьтә оештырыла. Дистанциянең озынлыгы 2023 метр тәшкил итәчәк.

"Яңа ел карнавалы"
13:00-14:30 сәгатьләрдә - теркәлү. ("Кәрвансарай" сәүдә үзәге).

15:00 сәгатьтә - парад башлана. Соңыннан җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен бәйрәм дискотекасы һәм театрлаштырылган интерактив тамаша оештырылачак.

2 гыйнварда 12:00 сәгатьтә Сәүдә йорты янында «Кышкы сабантуй» башлана. Чара кунакларын самавырлар конкурсы, гастрономия ярминкәсе, халык күңел ачулары һәм эстрада йолдызлары концерты көтә.

3 гыйнварда фестиваль Агыйдел елгасы яр буенда дәвам итәчәк. Биредә берьюлы ике вакыйга була: 11:00 сәгатьтә - биатлон, ә 13:00 сәгатьтә - ат-чана экипажлары парады.

Конкурсларга уздыру көнендә, шулай ук «Терра Зима» фестиваленең рәсми сайтында теркәлергә мөмкин. Оештыручылар фестиваль кунакларын тәмле Яңа ел фуд-корты белән кайнар чәй, хуш исле шулпа һәм төрле ризыклар белән сөендерәчәк.

Фото: voshodnews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас