

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев сүзләренә караганда, дөньяда катлаулы вәзгыять һәм махсус хәрби операция башлану Башкортстанның киңкүләм мәгълүмат чаралары алдына яңа мәсьәләләр һәм бурычлар куя.
- Русиягә каршы мәгълүмати сугыш, Көнбатыш санкцияләре катгыйлану һәм икътисади басым шартларында республика киңкүләм мәгълүмат чаралары эш юнәлешен дөрес юнәлештә координацияли алды, үзләренең йогынтысын киңәйтте, дөрес мәгълүмат чыганагына әверелде. Илнең бу тарихи этабында барлык киңкүләм мәгълүмат чараларының максаты бер - берләшү, бер юнәлештә бару һәм медианың, халык өчен мөһим мәгълүмат белән төп тәэмин итүче буларак, өзлексез эшләвен тәэмин итү. Без Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның даими ярдәмен һәм игътибарын тоябыз, - дип белдерде Максим Ульчев.
Бүген мәгълүмати ландшафт үзгәрде, челтәрдә бик күп дөрес булмаган хәбәр тарала. Социаль челтәрләрдә фейклар һәм тискәрелек белән эшләү, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларында махсус операцияләрне профессиональ яктырту - журналистның бик мөһим миссиясе һәм бурычы.
Ел нәтиҗәләрен ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда журналистлар өчен рекордлы санда проектлар оештырылган, шул исәптән нәкъ менә Башкортстанда беренче тапкыр "Медиагеройлар ярышы" чарасы узды. 2022 елның 23 июлендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләве буенча төзелгән “Патриот” паркында республика киңкүләм мәгълүмат чараларының 18 командасы көч сынашты. Алар арасында ведомстволарның матбугат хезмәте командалары, республикада эшләүче федераль басмалар журналистлары, телерадиоканаллар, матбугат һәм интернет басмалар, танылган блогерлар бар иде.
Шулай ук 2022 елда "Медиайыйын" һәм "Журфест-2022" кебек истәлекле чаралар оештырылды.
Максим Ульчев агымдагы елга төп бурычларны билгеләде:
- киңкүләм мәгълүмат чаралары тармагы җитди трансформация һәм моңарчы күрелмәгән проблемалар этабында тора. Кыска вакыт эчендә яңа икътисади чынбарлыкка яраклашырга кирәк;
- халык контентны куллануның традицион ысулларыннан баш тарта һәм Интернетка китә. Бурыч - анда аудитория артыннан бару, традицион киңкүләм мәгълүмат чаралары аудиториясен максималь саклау. Шул ук вакытта бүгенге көн шартларында, беренче чиратта, үзебезнең ил мәйданчыкларында булуны үстерергә кирәк;
- санлы мохиттә һөнәри күнекмәләрне үстерүне дәвам итү;
- заманча медиа-киңлектә туган телләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү. Тел үсеше өчен кызыклы проектлар, санлы мәйданчыклар, мультимедиа, интерактив ресурслар булдыруны дәвам итү.