

Урындагы вакыт белән 10:40та Башкортстанда гомум кулланылыштагы федераль әһәмияткә ия булган Р-240 Уфа-Ырынбур автомобиль юлындагы 27дән 112нче километр участогында, шулай ук 112-272нче километрда пассажирлар автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен түбән буран, көчле кар яву, күз күреме чикләнү сәбәбе буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә. Чикләүнең якынча вакыты 16:00 сәгатькә тиклем булачак.
Шул ук сәбәпләр буенча "Урал" М-5 трассасында йөк һәм пассажир транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Әлеге юл участогында урындагы вакыт белән 11:15тән алып автомобиль юлы участогында пассажирлар автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен хәрәкәтне 1363дән 1548нче километрда вакытлыча чикләү кертелә.
Чикләүләр хакында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та искәртә.
"Кар туктамыйча ява. Бүген мөмкин кадәр республика юлларына чыкмаска сорыйм. Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз!", дип яза төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Фото: социаль челтәрләрдән