+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 гыйнвар 2023, 11:33

Финанс министрлыгы 2022 елга йомгак ясады

Башкортстанда финанс контролен тормышка ашыруның яңа системаларын һәм алымнарын гамәлгә кертү эше дәвам иттереләчәк.

Финанс министрлыгы 2022 елга йомгак ясадыФинанс министрлыгы 2022 елга йомгак ясады
Финанс министрлыгы 2022 елга йомгак ясады

Үткән елның декабрендә «Иң яхшы дәүләт (муниципаль) финанс контроле органы» VI Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс "Финконтроль" журналы тарафыннан үткәрелде. Русия Федерациясенең 12 субъекты арасында Башкортстанның Финанс министрлыгы «Нәтиҗәләрне гамәлгә ашыру» номинациясендә җиңүче дип билгеләнде.

2022 елда IV конкурс йомгаклары буенча муниципаль контролерлар 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар (Шаран районы һәм Күмертау шәһәре) һәм «Нәтиҗәле контроль» номинациясендә (Федоровка һәм Ишембай районнары) һәм «Нәтиҗәләрне гамәлгә ашыру» номинациясендә (Стәрлетамак шәһәре) 2 дәрәҗәдәге дипломнар алды.

Муниципаль финанс контролен, ведомство контролен камилләштерү, шул исәптән сатып алулар өлкәсендә муниципалитетлар һәм башкарма хакимият органнары белән бергәләп эш дәвам итә. Моның өчен Башкортстанның Финанс министрлыгы каршында оештырылган өч эшче төркем эшли.

Хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру максатларында Үткән елда эш төркемнәренең киңәйтелгән алты утырышы уздырылды. Эшче төркем эшчәнлеге кысаларында «Тәҗрибә белән алмашу» проектына старт бирелде. Узган елда проектта 20 муниципаль берәмлектән 30 контролер катнашты.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас