

Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерцияле булмаган оешма 2018 елда оештырылды. 2019 елдан 2022 елның 31 сентябренә кадәр оешма бюджеттан тыш акчалар хисабына финансланды. Хәзерге вакытта әлеге механизм үзгәрә. Оешманы финанслау Мәгариф һәм фән министрлыгына бүлеп бирелгән лимитлар кысаларында тәэмин ителәчәк.
- 2023 елда автономияле оешманы финанслау күләме 1,2 миллион сум тәшкил итәчәк. Ә киләсе елларда финанслау ел саен 6,3 миллион сумга кадәр артачак. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан республика чараларын оештыру һәм башкорт телен популярлаштыруга, саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән Бөтенрусия проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм, - дип белдерде Андрей Назаров.
Киләсе елның гыйнварыннан башлап неонаталь скринингны тәэмин итү буенча федераль программа эшли башлый. Асылда, бу - яңа туган балаларда нәсел һәм тумыштан килгән авырулар булуга тикшеренүләр үткәрү. Мондый иртә тикшеренүләр авыр чирләрне башлангыч стадиядә ачыкларга һәм балаларга кирәкле ярдәмне тизрәк күрсәтергә ярдәм итә. Яңа туган сабыйга нәсел авыруларына тикшеренү ананың ирекле ризалыгы булганда гына үткәреләчәк.
Премьер-министр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына балаларны генетик патологиядән дәвалау өчен дарулар белән тәэмин итү механизмын гамәлгә кертүне йөкләде.
- Препаратлар резервын формалаштырыру мөһим. Шулай ук яңа туган балаларны кирәкле тестлаштыру һәм тикшеренүдән баш тартуны булдырмау максатларында әлеге федераль программаның максатлары һәм бурычлары турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга кирәк, - дип йөкләде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru