+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 гыйнвар 2023, 14:20

Башкортстаннан 27 проект җиңүче

10 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Башкортстаннан 27 проект җиңүчеБашкортстаннан 27 проект җиңүче
Башкортстаннан 27 проект җиңүче

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, 2019 елдан башлап Башкортстаннан 27 проект конкурс лауреаты булган. Аларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчаларның гомум күләме 2,2 млрд. сумнан артып китте. - Төзекләндерүнең барлык концепциясе халыкның фикерен исәпкә алып эшләнде, - дип ассызыклады Ирина Голованова. - 2022 елда конкурс проектларын Белорет, Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Сибай һәм Учалыда, шулай ук Воскресенский һәм Зилаер авылларында тәмамладык.

2023 елда республикада Бәләбәй, Бөре, Күмертау, Межгорье, Стәрлетамак һәм Туймазыда җәмәгать урыннарын төзекләндерүне дәвам итәчәкләр. Бу эшне 1 августка кадәр тәмамларга уйлыйлар.

Моннан тыш, 2022 елгы Бөтенрусия конкурсында җиңгән башлангычларны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр. Бу - Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай, Яңавыл һәм Мәләвездәге проектлар. Аларга 435 млн. сум федераль акча юнәлтеләчәк.

- Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институтына зур эш башкарган өчен рәхмәт. Бөтенрусия конкурсында катнашу безгә инде 27 җиңү китерде. Бу ил төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас