+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 гыйнвар 2023, 11:40

13 гыйнварда Уфа үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән хушлашу мәрәсимен һәм җирләүне үткәрү уңаеннан 13 гыйнварда Уфа үзәгендә автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

13 гыйнварда Уфа үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк13 гыйнварда Уфа үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк
13 гыйнварда Уфа үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк

8:30дан 14:30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар ябыла: Ленин (Кировтан Пушкинга кадәр), Пушкин (Совет урамыннан алып Степан Разинга кадәр), Степан Разин (Пушкиннан алып Кече Бакунинга кадәр), Кече Бакунин (Степан Разиннан алып Алтайскаяга кадәр), Алтайская (Татарскаядан Пятигорскийга кадәр).

Бу вакытта шәһәр транспортының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Уфалыларны һәм башкала кунакларын кертелүче чикләүләргә аңлап каравын һәм алдан ук үз маршрутын планлаштыруны сорыйлар.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас