+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 гыйнвар 2023, 09:24

"Ил тарихында көчле сәясәтче булып калды"

Рафаил Диваев: "Мортаза Гобәйдулла улы кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы булуы белән аерылып торды, гади авыл кешесе булсынмы ул, әллә югары дәрәҗәдәге җитәкчеме".

"Ил тарихында көчле сәясәтче булып калды""Ил тарихында көчле сәясәтче булып калды"
"Ил тарихында көчле сәясәтче булып калды"

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, отставкадагы милиция генерал-лейтенанты Рафаил Диваев 1996 елдан алып 2008 елга кадәр Эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән, республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның исеме яхшы сәясәтче буларак ил тарихына мәңгегә кереп калачак, дип саный.

"Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны, һичшиксез, күпкырлы шәхес, көчле җитәкче, кешеләргә игътибарлы кеше буларак искә алачак. Аның җитәкчелегендә Русиянең көчле, терәк булырлык төбәге аякка басты. Ул илнең сәяси һәм икътисади өлкәләрендә олуг зат булды. Һәм мин, илле елдан артык хокук саклау органнарында хезмәт иткән кеше буларак, ул гомере буе республика мәнфәгатьләре сагында торды, дип әйтә алам, - дип ассызыклады Рафаил Диваев. - Бу бик зур җаваплылык һәм бик авыр хезмәт, һичшиксез, аның шәхесенә һәм характерына эз салган. Карарлар кабул итүдә тәвәккәллек, оперативлык, теләсә нинди чакыруларга кискен реакция проблемага аңлап якын килү, ситуациягә тирән анализ, потенциаль перспективаларны һәм мөмкин булган нәтиҗәләрне масштаблы бәяләү белән ярашкан. Мондый эш өчен кирәк булган кырыслык, таләпчәнлек белән бергә Мортаза Гобәйдулла улы кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы булуы белән аерылып торды, гади авыл кешесе булсынмы ул, әллә югары дәрәҗәдәге җитәкчеме. Нәкъ менә шушы сыйфатлар җыелмасы аңа Башкортстан тарихына гына түгел, бөтен Русия тарихына мәңгегә кереп калачак көчле сәясәтче булырга мөмкинлек бирде. Аның хокук саклау органнарына даими ярдәме, хезмәткәрләрнең авыр хезмәтен аңлавы зур булды. Эше күп булуга карамастан, ул эчке эшләр органнарының эшләре һәм ихтыяҗлары, республикада җәмәгать тәртибенең һәм криминоген хәлнең торышы белән кызыксынмаган бер генә көн дә булмады. Нәкъ менә шуңа күрә дә Мортаза Рәхимов һәр кешенең аерым һәм бөтен халыкның иминлеген тәэмин итүне өстенлекле дип саный иде.

Ул республиканы җитәкләгән вакытта эчке эшләр органнарының һәм эчке гаскәрләрнең матди-техник базасы шактый ныгый һәм киңәя, законнар һәм норматив база камилләшә, капиталь төзелеш һәм реконструкция эшләре алып барыла - даими рәвештә эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең яңа административ биналары сафка кертелә.

Үзенә хас кешелеклелек һәм игътибар белән ул Төньяк Кавказ территориясендә хезмәт бурычын үтәгән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре турында да кайгырткан. Республика хәрби шартларда кешеләрнең тормышын максималь саклап калу өчен барысын да эшләде, зыян күргән иптәшләребезнең гаиләләренә мораль һәм матди ярдәм күрсәтте. Һәм, минем исәпләвемчә, "честь имею" дигән әйтем - аның турында, Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов турында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас