

- Мортаза Гобәйдулла улы белән мин Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары, ул завод директоры булып эшләгән чордан ук таныш идек, - ди Әмирхан Миркадәм улы. - Ул елларда да, аннан соң да ул "үзебезнең" телдә сөйләшеп була торган гаҗәеп кеше иде. Бәлки икебез дә авылдан чыккангандыр, аның белән бик зур мәсьәләләрне дә шулай үзебезчә, уңайлы итеп хәл итеп була иде. Ә мәсьәләләре нинди бит! Туксанынчы елларныкы.
Бигеле булуынача ул чор Русия өчен бик четерекле булды. Шул исәптән Башкортстан өчен дә. Мортаза Гобәйдулла улы дилбегәне үз кулына алды һәм нык тотты. Меңәрләгән кеше җыелган митингтан туп-туры аңа барган чаклар булды. Ул тыңлый белә иде. Нинди генә дәрәҗәдәге утырыш, киңәшмә булмасын, ул "Профсоюзлар сөйли, димәк халык сөйли, тыңлагыз!" - ди иде.
Эш хаклары, хезмәт хәвефсезлеге, халыкны сәламәтләндерү, балаларның җәйге ялы һәм башка социаль мәсьәләләр турында ачыктан-ачык, уртага салып сөйләшә идек. Аның бер сыйфаты булды - ул нинди генә карар кабул итсә дә, һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртты. Бездән дә шуны таләп итте.
Һичшиксез, Мортаза Рәхимов заманның күренекле сәясәтчесе дә, оста хуҗалык итә белгән җитәкче дә булды. Шуңа да аның якты истәлеге халык күңелендә сакланачак.