+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 гыйнвар 2023, 06:55

Мортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе утырышы үтте

12 гыйнварда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе утырышын үткәрде. Ул республика Башлыгының тиешле указы белән булдырылган.

Мортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе утырышы үттеМортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе утырышы үтте
Мортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе утырышы үтте

Документ төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән дәүләт комиссиясе составын раслый. Аның урынбасарлары - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

- 11 гыйнвар кичендә Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды. Гомерен республика һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы. Ул безнең һәрберебезнең, Башкортстанның бөтен халкының йөрәгендә мәңгегә калачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Утырышта катнашучылар матәм тантанасын оештыру, шулай ук Башкортстанның беренче Президенты истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Уфада Мортаза Рәхимов белән хушлашу 13 гыйнварда “Башкортостан” дәүләт концертлар залында узачак. 9:00дан 12:00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән барлык теләүчеләр дә хушлаша алачак. 12:00дә матәм митингы башлана. Чараның трансляциясен Башкортстан юлдаш телевидениесенең туры эфирында, шулай ук "Башкортостан 24" һәм "Вся Уфа" телеканалларында 11:00 сәгатьтән карарга мөмкин булачак.

Мортаза Рәхимовны җирләү Уфа мөселман зиратында узачак.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен һәм хәвефсезлекне тәэмин итәчәк.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Уфа шәһәре һәм Күгәрчен районы хакимиятләренә Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас