

"Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның үлеме турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем, - дип язды Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев. - Мортаза Гобәйдулла улы Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаган үз халкының чын лидеры иде.
Аның тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм Казахстан-Русия стратегик партнерлыгын киңәйтүгә керткән саллы шәхси өлеше зур булды.
Мортаза Гобәйдулла улының туганнарына, шулай ук барлык Башкортстан халкына ихлас теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне үтенәм».
Фото: bashinform.ru