

“Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның вафаты - республика өчен зур югалту. Мортаза Гобәйдулла улы шулкадәр гади һәм кешелекле җитәкче иде. Мин аның хәтере яхшы булуына исем китә иде. Ул республикадагы авылларны саклап калу һәм аларны үстерү, юллар салу, газ үткәрү, мәктәпләр, башка социаль объектлар төзү өчен бөтен көчен салды. Мортаза Гобәйдулла улы халыкны яратты, милләтара һәм конфессияара дуслык һәм татулыкны ныгыту өчен эшләде.
Мортаза Рәхимов мин ул вакытта эшләгән медицина, сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирде. 90нчы елларда, авыр вакытта аның указы белән авырлы хатыннарга бушлай витаминнар бирелә башлады. Бала тудыру йортларында көндезге стационарлар ачылды. Башкортстанда яңа туган балаларга Президент бүләкләре бирелә башлады.
Мортаза Рәхимов чорында эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешүем белән горурланам, аңа мең-мең рәхмәтләр әйтәм. Мортаза Гобәйдулла улының урыны оҗмахта булсын!” - диде Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты.