Әлеге тема буенча спикерлар булып Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов, республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Черенков, Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова, Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров, шулай ук электр челтәре оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстандагы һаваның аномаль түбән температурасы электр белән тәэмин ителешнең берничә өзелүенә сәбәпчә булган, шуңа бәйле рәвештә "Инцидент менеджмент" системасына гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре килгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кешеләрнең ризасызлыгын гадел дип атады һәм җаваплы хезмәтләргә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Фото: bashinform.ru