+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 гыйнвар 2023, 04:40

Ятим балалар бушлай йөрүдән файдалана алачак

Хөкүмәт утырышында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны транспортта бушлай йөртүгә бәйле мәсьәлә каралды.

Ятим балалар бушлай йөрүдән файдалана алачакЯтим балалар бушлай йөрүдән файдалана алачак
Ятим балалар бушлай йөрүдән файдалана алачак

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны транспортта бушлай йөртү тәртибен актуальләштерүгә бәйле мәсьәләне карадылар.

— Республикада 11 меңгә якын бала тәрбиягә алган гаиләләрдә һәм социаль учреждениеләрдә яши. Алар махсус яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Узган елда алмаштыручы гаиләләргә һәм ятим балаларга өстәмә ярдәм күрсәтү турында кайбер карарлар кабул ителде. Бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча каралган, — дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Премьер-министр ятим баланың торагын ремонтлауга чыгымнарның иң чик күләмен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр арттыру, торак бирү хокукына ия ятим балалар өчен торак сертификаты кертү, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә балаларны яшәтүгә пособиеләрне 10% күләмендә индексацияләү турында искә төшерде — уртача 7,5 мең сумнан 9,5 мең сумга кадәр. Шулай ук ел саен 3 меңгә якын ятим студент бушлай йөрү хокукыннан файдалана.

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны түләүсез йөртү тәртибен актуальләштерү мәсьәләсе буенча әлеге ташламага хокукы булган затларның категорияләрен киңәйтү уңаеннан Хөкүмәт утырышында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленар Иванова чыгыш ясады.

— Башкортстан Республикасында, 11082 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалардан тыш, гомуми белем бирү оешмаларында һәм колледжларда белем алучы 5830 ятим кеше яши, — дип билгеләп үтте министр. — Ятим балаларның йөрүе социаль транспорт картасы ярдәмендә оештырылган, ул ятим балаларның транспорт хезмәте алуга хокукын раслаучы билетның электрон формасы булып тора.

 

Фото: www.chelsosna.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас