+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 гыйнвар 2023, 08:55

Башкортстанда Идел буе федераль округы конференциясе узачак

21 февральдә Башкортстанда Идел буе федераль округы буенча үзкөйләнүче төзелеш оешмаларының округ конференциясе узачак. Чарада Идел буе федераль округы территориясендә теркәлгән һәм Төзүчеләр берләшмәсенә керүче 30дан артык төзелеш оешмасы катнаша.

Башкортстанда Идел буе федераль округы конференциясе узачакБашкортстанда Идел буе федераль округы конференциясе узачак
Башкортстанда Идел буе федераль округы конференциясе узачак
- Төзелеш комплексы - икътисадның мөһим тармагы, аның максаты - кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу җәһәттән төзелеш өлкәсендә власть һәм бизнес җәмәгатьчелеге көчләрен берләштерергә кирәк, алар заманча уңайлы торакны күбрәк төзү буенча бердәм бурычны үти, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Конференция чаралары программасына төзелештә квалификацияне бәйсез бәяләү темасы буенча "түгәрәк өстәл" үткәрү, төзелеш объектларында булу, республиканың төзелеш тармагы вәкилләре белән пленар утырыш кертелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас