

Фикер алышуда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, төбәкнең министрлыклары, ведомстволары һәм әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Уфа шәһәр Советы депутатлары, республика башкаласының район башлыклары катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров юбилейга планлаштырылган проектлар күргәзмәсен карады. Алар арасында - "Уфа муенсасы", Уфа ярымутравының бөтен яр линиясен колачлаган җәяүле туристик сукмак төзү күздә тотыла. 450 еллыкка яңартылган курчак театры тамашачылар өчен үз ишекләрен ачачак. Аның ачылышын быел декабрьгә планлаштырганнар. Узган елның маенда Көрәш сарае төзелә башлады.
Республика Башлыгы, шулай ук, Уфаның яңа мәктәпләрен төзү проектлары белән танышты. Алар Ленин һәм Дим районнарында, Глумилино-2 бистәсендә барлыкка киләчәк.
Радий Хәбиров Уфаның көнбатыш өлешендә «Көньяк капкалар» эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруның һәм «Агыйдел аръягы» бистәсендә инженерлык челтәрләре төзүнең барышы белән дә танышты. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңа территорияне үстерү өчен аны төзүнең бердәм планы эшләнергә тиеш.
Үз чыгышында Башкортстан Башлыгы республика җитәкчелеге һәм муниципалитетның Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча уртак эшенең төп бурычларын билгеләде.
- Бүгенге очрашу эш характерында. Ул файдалы булсын өчен сезнең яктан кире элемтә булу бик мөһим. Юбилейга әзерлекнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышыйк, - диде Радий Хәбиров. - Сез беләсез, Русия Президенты Владимир Путин Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды, юбилеена федераль статус бирде. Бу - безнең өчен олы дәрәҗә һәм, бер үк вакытта, бәйрәм чараларын оештыруда зур җаваплылык.
Фото: glavarb.ru