+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 гыйнвар 2023, 15:41

Белоруссиянең юл буе сервисы ничек?

Бүген Башкортстанның Беларуська рәсми делегациясе сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров Могилёв өлкәсендә урнашкан "Белоруснефть" компаниясенең юл буе сервисы комплексында булды. Ул автозаправкалау станциясен, кафе һәм кибетне үз эченә ала.

Белоруссиянең юл буе сервисы ничек?Белоруссиянең юл буе сервисы ничек?
Белоруссиянең юл буе сервисы ничек?

Барлыгы Беларусь юлларында «Белоруснефть»нең 575 заманча автозаправка комплекслары эшли. Аларның күбесе хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә. Кайбер АЗСларда электр зарядкасы станцияләре, автоюгычлар, техник хезмәт күрсәтү пунктлары, кунакханәләр, балалар почмаклары бар.

Моннан тыш, компания структурасына үсемлекчелек һәм терлекчелек үсешкән үз агрохуҗалык керә. Авыл хуҗалыгы продукциясе шул исәптән үзләренең юл буе сәүдә нокталарына һәм җәмәгать туклануы биналарына китерелә.

Компания вәкилләре сервис комплекслары эшенә санлы технологияләрне актив кертә, шулай ук туристлык хезмәтләрен үстерә, дип сөйләделәр. Аерым алганда, кайбер АЗСларда автотуристлар өчен мәйданчыклар булдырылган, Беларусьның истәлекле урыннары һәм рекреация маршрутлары турында мәгълүмат урнаштырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас