+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 гыйнвар 2023, 15:37

Без һәркемгә ачык

Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында вакыйгалар потенциалы рейтингында 5нче позицияне алды.

Без һәркемгә ачыкБез һәркемгә ачык
Без һәркемгә ачык

Рейтингны R&C Күргәзмә фәнни-тикшеренү үзәге (ВНИЦ) "Югары икътисад мәктәбе" (НИУ ВШЭ) Милли тикшеренү университеты һәм төзелештә тотрыклы үсеш фәнни-тикшеренү институты (АНО "НИИУРС") белән берлектә әзерләделәр һәм 19 гыйнварда Санкт-Петербургтагы XII Евразия ивентына тәкъдим иттеләр.
- 10 ел дәвамында Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы республикабызда эшлекле һәм вакыйгалы чаралар оештыруда төп рольләрнең берсен уйный. Бу вакыт эчендә Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы, “Яшь профессионаллар”, “Халыкара бизнес атналыгы” IX Милли чемпионатының финалы кебек зур чаралар узды, - диде Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Башкортостанның Русия субъектларының вакыйгалар потенциалы рейтингында уңай динамикасын билгеләп үтте.

- Республика, 2021 ел белән чагыштырганда, рейтингта үз күрсәткечләрен 1 пунктка яхшыртты, - диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади ведомствосы министры.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас