+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 гыйнвар 2023, 05:47

Кайсы тармак ничек тарта?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчеле­гендә район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашлыгында атналык киңәшмә үтте.

Кайсы тармак ничек тарта?Кайсы тармак ничек тарта?
Кайсы тармак ничек тарта?
Киңәшмәдә тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе муниципаль берәмлек хакимиятләре тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасын тулыландыруга һәм популярлаштыруга кагылды. Мәгълүм булуынча, бу система 2016 елдан файдалана башлады һәм барлык хезмәт күрсәтүчеләр, власть органнары өчен мәҗбүри санала. Система торак хуҗасын йорт белән идарә итү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча барлык тиешле мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш.
– Системада мәгълүматларның актуаль булуы мөһим. Күрсәтелүче хезмәтләргә барлык килешүләрне дә системага кертергә кирәк. Бездә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларыннан 500 меңнән артык кеше файдалана. Шуңа бәйле рәвештә, ведомствоара бәйләнешнең тиешле һәм өзлексез алгоритмы төзелергә тиеш. Моннан тыш, Русиянең Төзелеш министрлыгы әлеге системаны популярлаштыру һәм анда 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны теркәү һәм аларның 10 процентыннан да ким булмаска тиешлеген бурыч итеп куйды, – диде Премьер-министр.
Арытаба утырышта “Аек авыл” 4нче республика конкурсын оештыру вакытын үзгәртү турындагы карар проекты хупланды. Премьер-министр билгеләп үтүенчә, әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген раслады.
– Узган елда “Аек Русия” федераль проекты кысаларында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында Русия төбәкләренең аеклык рейтингын җитәкләде, – диде Андрей Назаров. – Федераль рейтингта без 22дән 16нчы позициягә күтәрелдек. Моннан тыш, 2020 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән конкурсның приз фонды 1,5 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, “Аек авыл” конкурсы – авыллардагы тормышны үзгәртергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга, халыкның физик һәм рухи-әхлакый торышын яхшыртырга, аларны уртак максат өчен бердәм командага берләштерергә булышучы уникаль проект, дип билгеләде.
Шулай ук, утырышта ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны җәмәгать транспортында бушлай йөртү тәртибен актуальләштерүгә бәйле мәсьәлә каралды.
– Республикада 11 меңгә якын бала тәрбиягә алган гаиләләрдә һәм социаль учреждениеләрдә яши. Алар махсус яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Узган елда мондый гаиләләргә һәм ятим балаларга өстәмә ярдәм күрсәтү турында кайбер карарлар кабул ителде. Бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча каралган, – диде Андрей Назаров.
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы”продукциясен бушлай ала.
– Бүген бездә 7 сөт кухнясы, сөт продукциясе һәм коры катнашмалар таратучы 136 пункт эшли, – диде Андрей Назаров. – Моннан тыш, Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен әлеге категория халыкны махсус азык-төлек белән тәэмин итү бурычы йөкләтелде. Узган елда бу максатларга 1,3 миллион сум акча юнәлтелде.
Арытаба Андрей Назаров коммуналь челтәрләрдә килеп туган аварияләр нәтиҗәләрен оператив гамәлдән чыгару күрсәткече буенча республиканы иң яхшы 10 төбәк арасына кертү бурычын куйды.
– Торак-коммуналь комплекс үсешенә юнәлтелгән чараларны финанслау ике тапкырга диярлек артты һәм якынча 12 миллиард сум тәшкил итә. Коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм яңарту буенча 18 проектны гамәлгә ашыруга 6,3 миллиард сумнан артык федераль акча җәлеп ителде, – диде Премьер-министр.
Агымдагы елда да ихата һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шулай ук йортларны һәм подъездларны ремонтлау буенча барлык программалар дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә, шулай ук, мәдәниятне үстерү мәсьәләләре тикшерелде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
– Узган елда бу өлкәне бюджеттан финанслау күләме 13 миллиард сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә, республика халыкның мәдәни чараларга йөрү күрсәткече буенча Русия төбәкләре арасында өченче урынны саклап калды (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң), – диде Андрей Назаров. – Без “Авыл мәдәният хезмәткәре” республика программасы кысаларында мәдәният белгечләренә ярдәм итүне дәвам итәбез. Узган елда торак шартларын яхшыртуга 30 белгечкә 500әр мең сум акча бирелде, – диде Премьер-министр.
Мәдәният өлкәсендәге эшнең нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турындагы доклад белән төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, тармакка зур ярдәм күрсәтү барлык чараларны да гамәлгә ашырырга һәм дәүләт программалары буенча да, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча да планлы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән.
Шунда ук төзелеш өлкәсендә эш нәтиҗәләре тикшерелде һәм тармак алдында торган бурычлар билгеләнде. Премьер-министр билгеләп үтүенчә, Башкортстан торак тапшыру күләме буенча тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны били.
– Узган елда республика рекордлы 3 миллион квадрат метр торак тапшыру күрсәткеченә иреште, алданган өлешчеләр проблемасы да нәтиҗәле хәл ителә. Узган елда 70 йорт проблемалы объектларның бердәм реестрыннан чыгарылды. Бу якынча өч мең кешенең бозылган хокукларын тергезергә мөмкинлек бирде. 9,6 миллиард сумлык ике инфраструктура проекты бюджет кредитлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады, алар – Нефтекаманы комплекслы үстерү һәм Уфаның “Көньяк капкасы”. Алар нәтиҗәсендә 8 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылыр дип көтәбез. Шулай ук “Стимул” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Килешү кысаларында агымдагы елда 3,8 миллиард сумга 13 объект төзү каралган, – диде Андрей Назаров.
Арытаба утырышта катнашучылар мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгаклар ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.
– Узган елда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлауга федераль программа буенча 6,5 миллиард сумнан артык акча бүленде. 63 мәктәп бинасы ремонтланган, – диде Андрей Назаров, – быел тагын 77 мәктәп бинасын ремонтларга планлаштырабыз. Шулай ук 6 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Узган ел “Һөнәри белемне, лаеклы хезмәт шартларын модернизацияләү һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителгән иде. Беренче тапкыр колледж укытучыларына, производствога өйрәтү мастерларына 690шар мең сум күләмендә 10 грант тапшырылды.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, быел республикага мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлауга моңарчы күрелмәгән акчалар бүлеп бирелгән, федераль бюджеттан 3 миллиард сумга якын акча кергән.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас