

Бүген Белоруссиядә Гомель шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм төбәкнең рәсми делегациясе вәкилләре белән "Мәңгелек ут" мемориаль комплексында булды.
Республика Башлыгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды.
"Мәңгелек ут" мемориалы 1950 елда шәһәрнең Хезмәт мәйданында урнаштырылган. Анда Гомельне азат итү өчен гомерләрен биргән совет сугышчыларының һәм подпольщикларның туганнарча кабере булган. Һәлак булганнар арасында Советлар Союзы Герое, генерал-майор Иван Антошкин да бар. Шәһәрне 1943 елның 26 ноябрендә немец-фашист илбасарларыннан азат итәләр.