20 гыйнварда Беларусьның Гомель өлкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Гомсельмаш» предприятиесендә булды. Бу - илдәге иң эре комбайн һәм башка агротехника җитештерүчеләрнең берсе. Аларны Русиягә, БДБ илләренә һәм ерак чит илләргә озаталар. Җитештерү линиясендә 16 төр машина, 70тән артык модель һәм модификация бар.
Төбәк җитәкчесе предприятиенең цехларын карады, җитештерелүче эшләнмәләр үрнәкләре белән танышты.
— Без авыл хуҗалыгын модернизацияләү программасын дәвам итәбез һәм даими рәвештә лизинг программалары буенча Белоруссия техникасын сатып алабыз. Аңа безнең республикада ихтыяҗ зур, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан һәм Гомель өлкәсенең уртак эш планнарында – республикада «Гомсельмаш» ашлык җыю комбайннарын комплектлау.
Предприятие мәйданчыгында Радий Хәбиров шулай ук «Гомельагрокомплект» компаниясе экспозициясен карады. Ул терлекчелек тармагы хуҗалыклары өчен саву аппаратлары һәм башка җиһазлар җитештерә.
Фото: glavarb.ru