

21 гыйнварда Беларуська эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гомель өлкәсендә Бөек Ватан сугышы корбаннары булган балаларга мемориаль комплекста булды.
Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм Башкортстанның рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә республика җитәкчесе мемориалга чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны искә алды.
Архитектура комплексы Кызыл Яр авылында 2007 елда ачылган. Бу — Беларусьның атказанган архитекторы Леонид Левин җитәкчелегендәге иҗади төркем тарафыннан эшләнгән һәм ил әһәмиятендәге һәйкәл. Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Яр авылында балалар өчен иң зур концлагерьларның берсе урнашкан, анда 8-14 яшьлек балалар тотылган. Сабыйлардан биредә яралы фашист солдатларына күчереп салыр өчен кан алганнар...
Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/161293.html
Фото: glavarb.ru