21 гыйнварда Беларуська эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм төбәкнең рәсми делегациясе вәкилләре белән Гомель парк-сарай ансамблендә булды. Бу - илнең иң борынгы музей учреждениеләренең берсе.
Комплекс составына XVIII-XIX гасыр архитектура һәйкәлләренең алты музей объекты керә. Алар арасында Румянцевлар һәм Паскевичлар сарае, административ бина, «Кышкы бакча» һәм манзара манарасы бар. Радий Хәбиров архитектура комплексының мәртәбәле кунаклар китабында үз автографын калдырды.
Делегация шулай ук комплекс территориясендә урнашкан Изге Петро-Павловский кафедраль соборында булды. Гомель соборы — күренекле архитектура һәйкәле. Дәүләт канцлеры, граф Николай Румянцев собор төзелешен башлап җибәргән һәм финанслаган. Собор 1809 елдан 1819 елга кадәр төзелә, 1825 елда изгеләндерелә.
- Без Белоруссиядә ике көн эшләдек. Бик күп сөйләшүләр, мәгънәле һәм конструктив очрашулар оештырылды. Бүген кечкенә генә мәдәни пауза ясадык – Гомельдәге парк-сарай комплексында булдык, — диде Радий Хәбиров. — Бу - Беларусьтагы иң яхшы паркларның берсе. Без үз паркларыбыз, ял итү зоналарыбыз буенча актив эшлибез. Монда без дә файдалана алырлык идеяләр бик күп.
Фото: glavarb.ru