+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 гыйнвар 2023, 09:15

Радий Хәбиров Иван Крупко белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасына эш сәфәре вакытында Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән очрашты.

Радий Хәбиров Иван Крупко белән очраштыРадий Хәбиров Иван Крупко белән очрашты
Радий Хәбиров Иван Крупко белән очрашты
20 гыйнварда Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән очрашты. Яклар икътисадның төрле тармакларында төбәкләр арасында хезмәттәшлекне тагын да ныгыту турында фикер алышты.

– Үткән елдан безнең предприятиеләр Русия партнерлары белән бергә продукция, чимал, материаллар белән үзара тәэмин итүдә актив эшли. Үзара сәүдә бәйләнеше ярыйсы нәтиҗәле. Русия базарында Гомельнең 526 предприятиесе үз продукциясен сата, - дип билгеләп үтте Иван Крупко. - Узган елда Башкортстан һәм Гомель өлкәсе арасында икътисади һәм гуманитар элемтәләр сизелерлек ныгыды. Берничә эшлекле визит булды, безнең эшлекле даирәләр даими элемтәдә тора.

Иван Крупко хәбәр иткәнчә, былтыр гыйнвар–ноябрь айларында Башкортстан һәм Гомель өлкәсе товар әйләнеше, аннан алдагы елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 68 процентка арткан һәм 40 миллион долларга җиткән.

Тулырак укыгыз: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/161220.html

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас