Коронавирус турында яңа мәгълүматлар билгеле. Бүгенге көнгә әлеге авыруны республикада - 347 349 кеше йоктырган.
Соңгы тәүлектә 67 кешедә бу авыру ачыкланган. Бүгенгә стационарларда - 135 кеше исәпләнә. Шуларның 6сының хәле авыр, дип исәпләнә. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратында кеше юк.
Амбулаториядә 1 100 кеше дәвалана. Соңгы тәүлектә 46 кеше савыккан. Ә барлыгы 340 141 кеше авыруны җиңгән, үлем очраклары теркәлмәгән.
Фото: m.fishki.net