Нурия һәм Миңнулла Габделмановлар, Зилә һәм Радик Хәлимовлар, Эльза һәм Александр Шевяховлар белән очрашуда төбәк җитәкчесе аларга чын патриот уллар һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров Шәйморатов орденнарын һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә тапшырды, аның белән егетләр батырлык һәм каһарманлык өчен бүләкләнде.
Республика җитәкчесе һәлак булган егетләрнең ата-аналарына республика кардиодиспансерында дәвалау һәм реабилитация курсын узарга тәкъдим итте. Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре Радий Хәбировка игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
– Без район хакимияте тарафыннан даими кайгыртучанлык тоябыз, үтенечләребезне шунда ук үтиләр. Барыгызга да ярдәмнәрегез һәм җылы мөнәсәбәтләрегез өчен рәхмәт, - диде һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре.
Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, һәлак булган якташларның истәлеге мәңгеләштереләчәк, ә аларның батырлыклары һәрвакыт яшь буын өчен үрнәк булачак, дип билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Башлыгы