+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2023, 16:20

Төбәктә эшкуарлыкка ярдәм югары бәяләнде

Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 2022 ел дәвамында төбәктә эшкуарлыкны үстерү институтларының эшен объектив бәяләү һәм бизнеска ярдәм итү чаралары күрсәтү өчен даими нигездә малтабарлар арасында сораштырулар үткәрде.

Төбәктә эшкуарлыкка ярдәм югары бәяләнде
Төбәктә эшкуарлыкка ярдәм югары бәяләнде


Әйтик, бизнес-инкубатор резидентларының уртача 97,4 проценты тәкъдим ителгән хезмәтләрнең спектрын, сыйфатын һәм ярдәм чараларының һәркем өчен мөмкин булуын иң югары 5 баллга бәяләде.

Критерийлар шкаласы буенча төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган консультация һәм белем бирү хезмәтләреннән файдаланган респондентларның уртача 93,4 проценты югары бәя биргән.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге белән канәгатьлеге 3,9 балл тәшкил итте. Респондентларның 78 проценты шундый бәя биргән. Сораштырылган эшкуарларның уртача 78,2 проценты төбәктә гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары: төбәк салым ташламалары, төбәк гарантия оешмаларының гарантияләре, дәүләт субсидияләре белән канәгать.

Сораштырулар инвестицион климат торышының дәүләт рейтингы күрсәткечләрен яхшырту кысаларында үткәрелде. Ел дәвамында 11 сораштыру оештырылган, аларда 1500гә якын эшкуар һәм үзмәшгуль катнашкан. Бу хакта, шулай ук, https://pravitelstvorb.ru/news/20000/ сылтамасы аша белеп була.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: