Күптән түгел янә авылны борчыган мәсьәләләрне ачыклау максатында халык арасында сөйләшүләр, җыелышлар үткәрелде. Авылдашлар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында агымдагы елда да катнашырга теләк белдерде. Эшне башлап йөрүче төркем сайланды һәм иң үзәк проблемалар билгеләнде. Анкета нәтиҗәләренә караганда, күпләрнең Мостафа авылының ял итү зонасын төзекләндерергә һәм моның өчен спорт җиһазлары сатып алырга теләве ачыкланды. Тәкъдимне хуплау, ягъни сәламәт тормыш алып бару турындагы матур башлангычны тормышка ашыру мөмкинлеге авылдашларның йомгаклау җыелышында хәл ителәчәк.
Алевтина Халикова,
Мостафа авылы хакимияте башлыгы.
Бакалы районы.