+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2023, 18:00

Хаталарга юл куелмасын

2023 елның гыйнварыннан Башкортстан Республикасы Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлектә Башкортстан "Росреестр"ы тарафыннан Digit МЭВ республика системасы аша документларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Хаталарга юл куелмасын
Хаталарга юл куелмасын

Шулай итеп, бүген хокук экспертизасын уздырганда төбәк "Росреестр"ы белгечләре оператив рәвештә, бер тәүлектән дә артык булмаган вакытта, документларның 15 төре дөреслеген тикшерергә мөмкин, бу күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү хезмәтләре буенча хокукый экспертизаны шактый тизләтә һәм мошенниклык гамәлләреннән яклауны тәэмин итә.

- Пай взносын тулысынча түләү турындагы белешмә торак-төзелеш кооперативында күчемсез милеккә милек хокукы барлыкка килүгә нигез булып тора. Элегрәк әлеге документны теркәү хокукы теркәүчеләре тарафыннан тикшерү башкарылмаган, әмма "Росреестр" белгечләренең уяулыгы аркасында ялган пай белешмәләре буенча мошенниклык омтылышлары берничә тапкыр чикләнгән. Шуңа бәйле рәвештә әлеге төр мәгълүматларны мондый документларның дөреслеген даими оператив тикшерү өчен Digit МЭВ республика системасына чыгару турында карар кабул ителде, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

- Бүгенге көндә "Росреестр" хезмәтләре буенча ведомствоара багланышларны санлаштыру документларны хокукый экспертиза процессын тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирә. Ведомствоара гаризалар буенча белешмәләр бирү процедураларын оптимальләштерү республика Хөкүмәте күрсәтмәсе белән каралган һәм төбәктә уңай инвестицион мохит булдыру максатларында гамәлгә ашырыла, - диде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: