-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2023, 15:02

Торак-коммуналь хуҗалык тагын да үсешәчәк

Төбәк Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан Республикасының «2023-27 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» төбәк программасы килештерелде.

Торак-коммуналь хуҗалык тагын да үсешәчәк
Торак-коммуналь хуҗалык тагын да үсешәчәк

- Күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатыннан гражданнарның канәгатьләнүенә йогынты ясый торган төп фактор булып аларны күрсәтү ышанычлылыгы тора. Үз чиратында, инженерлык челтәрләренең тузуы авария хәлендәге хәлләрнең беренче сәбәбе булып тора, шуңа күрә федераль үзәк, субъектларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча бишьеллык программаларны расларга кушылды. Программаның бюджеты - 5 миллиард 887 миллион сум, шуларның федераль өлеше - 4 миллиард 121 миллион сум яки 70 процент, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, Республика программасы проекты Дәүләт комитеты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Финанс министрлыгы, Русия территорияләрен үстерү фонды белән килештерелгән, Русия Төзелеш министрлыгында яклау узган һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте Президиумында бу елның 18 гыйнварында Марат Хөснуллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хупланган.
Күрсәтелгән акчаларга 2023-24 елларда 91 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 90 проценттан артыгы җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү линиясе объектларына капиталь ремонт ясау.

Чаралар программага иң күп тузу, югары авария хәлендә булу һәм төзекләндерү һәм башка программалар белән синхронлаштыру принцибы буенча кертелгән. Программага 435 километр челтәр кертелгән, шул исәптән 315 километр су белән тәэмин итү челтәре, калганы - су бүлү һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләре.

Нәтиҗәдә тәкъдим ителә торган Республика программасы проекты хупланды. Республика Премьер-министры Андрей Назаров Торак-коммуналь хуҗалыык министрлыгына коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча төбәк программасы чараларын гамәлгә ашыру срокларын үтәүне өзлексез тикшереп торуны оештырырга кушты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: