"Архангель - Белорет" автомобиль юлы участогын кәрәзле элемтә белән тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алышу өчен зур булмаган киңәшмә җыйдым.
Минем белән күп кенә автомобильчеләр килешә: бу участокта бик куркыныч, кискен борылышлар күп, мондый урында сыйфатлы мобиль элемтә һәм интернет, һичшиксез, бик кирәк. Бу, беренче чиратта, халкыбызның иминлегенә, шулай ук төбәк кунакларының туристлык уңайлыгына кагыла.
Үз хезмәттәшләремә мин бу проектны тормышка ашыруны җентекләп эшләүне йөкләдем.
Проектның катлаулылыгын һәм масштаблылыгын аңлау өчен шуны әйтим: элемтәне трассаның 160 километрдан артык участогын гына да элемтә белән колачлау, аны кимендә 90 процентка җиткерү өчен 14 яңа база станциясе урнаштырырга кирәк, шуларның икесе 70 метр биеклектә булырга тиеш. Бу җирлектә инфраструктураның юклыгын исәпкә алып, иң зур катлаулылыгы - база станцияләрен электрга тоташтыру һәм элемтә каналларын оештыру. Шуңа күрә, алдан исәпләүләр буенча, 52 километрдан артык оптика һәм 54 километр электрүткәргеч линиясе төзиячәкбез.
Якын-тирәдәге 6 торак пунктны өстәмә рәвештә Интернетка тоташтыру мөмкин булачак. Ышанабыз, барысы да барып чыгачак!” – дип яза ул.
Фото: vk.com/agnazarov