-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2023, 18:45

Казан - Екатеринбург автомобиль юлында эшләр ничек бара?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Казан - Екатеринбург автомобиль юлында эшләр ничек бара?
Казан - Екатеринбург автомобиль юлында эшләр ничек бара?

"Бүген “Русия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән берлектә тизйөрешле М-12 Казан - Екатеринбург автомобиль юлының Дүртөйле - Әчит участогында төзелеш барышын вертолетта очып тикшердек.

275 километр озынлыктагы 4 полосалы яңа юл Башкортстан Республикасының Илеш, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре буйлап узачак.

Башкортстан Республикасы территориясенең 140 километр озынлыктагы участогында 15 күпер, 41 юлүткәргеч, кыргый хайваннар өчен 9 биокүчеш, күпфункцияле зоналар өчен 6 мәйданчык һәм ике транспорт чишелеше төзү планлаштырыла.

Трасса торак пунктларны, шулай ук мәдәни мирас объектларын урап узачак. Гамәлдәге юллар челтәре белән элемтә ике транспорт чишелеше аша тәэмин ителәчәк. Берсе - «Уфа - Бөре - Яңавыл» төбәк юлы киселешендә, икенчесе - «Борай - Иске Балтач - Куеда» юлы белән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эшләр Русия Президенты Владимир Путинның М-12 Мәскәү - Казан автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турындагы йөкләмәсе кысаларында алып барыла", - дип яза ул.

Фото: vk.com/alan.marzatti

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: