+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2023, 18:35

Уфада авария хәлендәге йортларның тулы бер кварталы сүтеләчәк

Башкортстанда территорияләрне комплекслы үстерүнең беренче килешүе төзелде. Уфа шәһәренең Калинин районындагы Вологда, Суворов, Уссурийская һәм Орджоникидзе урамнары белән чикләнгән кварталны комплекслы үстерү хокукына документка "Эре панельле йортлар төзү" трестының "Махсуслаштырылган төзүче - 12нче КПД комплекслы төзелеш идарәсе" җәмгыяте кул куйган.

Уфада авария хәлендәге йортларның тулы бер кварталы сүтеләчәк
Уфада авария хәлендәге йортларның тулы бер кварталы сүтеләчәк

- Сүтү өчен гомум мәйданы 6,78 гектар булган авария хәлендәге йортларның тулы бер кварталы билгеләнгән. Территорияне киләсе 7 ел дәвамында үстерү планлаштырыла.

Авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү өчен беренче чиратта ике торак йорт төзү күздә тотыла: Орджоникидзе һәм Уссурийская урамнарында 16 катлы бер һәм 20 катлы тагын бер йорт, икенче чиратта - башка торак йортлар, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: