+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2023, 12:05

Беларусия һәм Русия төбәкләренең X форумы Уфада узачак

Радий Хәбиров бу турыда "Беларусь 1" телеканалына биргән интервьюсында да әйтте.

Беларусия һәм Русия төбәкләренең X форумы Уфада узачак
Беларусия һәм Русия төбәкләренең X форумы Уфада узачак

Күптән түгел Башкортстан делегациясе Белоруссиядә булды. Бу җәһәттән делегацияне җитәкләүче республика Башлыгы Радий Хәбиров «Беларусь 1» телеканалына интервью бирде. Анда ул Белоруссия партнерлары, перспектив уртак проектлар һәм Русия һәм Беларусия төбәкләренең X Форумына әзерлек турында сөйләде.
- Форум 26-28 июньдә булачак. Русия - күпмилләтле дәүләт. Без фольклор бәйрәмен оештырырга телибез. Сез беләсез, Башкортстанда 12 мең белорус яши. Алар үзенчәлекләрен саклап килә. Бу йолаларда, кием-салымда, милли бәйрәмнәрдә чагыла. Без аларны моңарда хуплыйбыз. Шуңа күрә Белоруссиядә һәм Русия Федерациясендә туганлыкта яшәгән халыклар мәдәниятләренең бөтен төсләрен күрсәтергә телибез.

Зур спорт фестивале дә булачак. Форумның мөһим өлеше - яшьләр сәясәте өлкәсендәге хезмәттәшлек. Без яшь яшьләрне бергә җыярга телибез, алар белән очрашырга, аралашырга һәм уртак уңышларыбызга сөенергә телибез, - диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, Беларусия һәм Русия төбәкләренең X форумы 26-28 июньдә Уфада узачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: