"Сезнең программа бай. Минскидан сез Гомель өлкәсенә барасыз. Ни өчен бу төбәкне сайладыгыз?" - дигән сорауга Радий Хәбиров болай җавап бирде: "Бу тарихи яктан шулай булып чыкты. Нәкъ менә Гомель өлкәсе Башкортстанның тугандаш төбәге булып тора. Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Иванович Крупко белән без күптәнге дуслар. Ул әле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булганда бергә эшләдек. Өлкәдә - эшлекле һәм көчле идарә командасы. Авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиеләре бар, анда без техника сатып алдык инде. Алга таба да аны сатып алырга җыенабыз, ә кайбер агрегатларны Башкортстанда әзерләргә телибез. Ассызыклыйм, безне тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Икътисади сораулардан тыш, мәдәни программа, туристлар алмашу белән бәйле темалар бар".
Фото: ashzori.ru