Төбәк җитәкчесе башкорт батальоннары хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы Указны имзалавын хәбәр итте. Ә Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон командиры Евгений Токарев республика җитәкчелегенә игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы республика гуманитар колонналарны даими рәвештә координация үзәге аша җибәрәчәге хакында ышандырды. Анда сәнәгать предприятиеләре, оешмалары, республика халкы ярдәме агыла. Хәрби хезмәткәрләр шулай ук сугышчылар өчен төрле әйберләр – оекбашлар, киез итекләр һәм башка кирәк-ярак хәстәрләү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар һәм балалар турында да җылы сүзләр әйтте. Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә битараф булмаган кул осталарының хезмәтен билгеләп үтүне йөкләде.
- Без сезне өйдә бик көтеп калабыз. Әлбәттә, башта балалар кирәкле реабилитация һәм дәвалау узачак. Без инде хәрбиләрне кабул итәргә әзер булган республика шифаханәләре реестрын төзедек. Һәм сезнең белән алга таба да эшләячәкбез, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук бурычларны үтәгәннән соң хәрби хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе һәм патриотик сыйфатлары яшьләрне тәрбияләүдә кирәк булачагын искәртте.
Фото: glavarb.ru